Казанның Генераль
планы – иң мөһим стратегик документ. Аның өстендә йөзләгән белгеч, бу өлкәдә Россиянең
иң яхшы профессионаллары эшләде. Ул барлык кешеләр өчен дә катгый кагыйдәләр
булдыра: милек ияләре, шәһәрлеләр, бизнес, инвестролар, түрәләр өчен.
Бүген, эре
шәһәрләр зур тизлек белән үскән вакытта – автомобильләшү, демография темпларына
карагыз – әлеге документны әзерләү эшенә җитди карарга һәм шәһәр үсешенә яңа
магистарльләр санын, яңа социаль инфраструктура объектларын туры китерергә, күп
катлы төзелеш һәм шәһәр яннары зоналары үсеше арасында тигез шартлар булдырырга
кирәк.
Генплан проекты
эшләнгән төп принцип – шәһәрлеләрнең мәнфагатьләрен истә тоту. Белгечләр тәкъдим
иткән чишелешләр шәһәр киләчәге өчен җаваплылык белән шәһәрлеләр мәнфәгатьләрен
истә тотып кабул ителде. Бүген ачык тыңлауларда шәһәрлеләр, бизнес вәкилләре һәм
башка затлар шундый ук җаваплылык белән үзләрендә сорау тудырган моментлар
буенча сораулар бирергә тиеш.
Безнең өчен фикер
алышу форматында эшләү яңалык түгел. Шәһәрнең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе,
шәһәр төзелеше сәясәте өлкәсендәге документлар, төрле регламентлар буенча фикер
алышып, аларны кабул иткән идек. Бу тиз башкарыла торган эш түгел, ләкин бу
шәһәрлеләр белән безнең диалогыбыз булып тора.
Әлеге эшнең
максаты – шәһәрдә яшәүнең максималь үтә күренмәле кагыйдәләрен булдыру һәм аны
үстерү, шәһәр локомотивын дөрес юнәлештә барган ныклы рельсларга бастыру. Тыңлаулар
графигы төзелде, әлеге эшне тиешле дәрәҗәдә оештыруыгызны сорыйм. Халык белән конструктив
диалогка профессионалларны җәлеп итәргә һәм Казанның яңа Генераль планын кабул
итәргә кирәк.