И.Метшин “Игелекле дулкын” турында
Казан шәһәре KZN.RU
Игелекле Казанга
юл озын булачак – бу хакта безнең иллюзияләребез юк. Бу эштә иң мөһиме эзлекле
булырга, сайлаган юнәлештә системалы эшләргә кирәк. Хәйрия ярминкәләре аудиториясе
ел саен үсә – сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да. Хәйрия эшенә кереп киткән
кешеләр саны арта бара. Бу эштә безгә төрле кораллар, мәсәлән, Добро Mail.Ru
сервисы ярдәм итә.
Тагын бер мөһим
проект – Казанда узган ел барлыкка килгән “Игелекле дулкын” фестивале. Фестиваль
үсә бара, аның төрле төбәкләрдән балаларның сәләтләрен күрсәтү өчен даими
мәйданчык булуына һәм илебезне игелеккә күмүенә ышанасы килә. Хәзер гаризалар
кабул итү старт алды – быел яңа йолдызчыклар турында ишетербез, дип уйлыйм.