Илебез Президентына
Мондый проектларга булышлык иткәне өчен рәхмәт. Бу безнең иҗтимагый институтларны
үстерегә ярдәм итә һәм җәмгыятебезнең җитлеккәнен күрсәтә.
Заманча шәһәрне
мондый проектларсыз күз алдына китереп булмый. Быел Татарстанның 58, шул
исәптән Казанның 32 проекты, социаль әһәмияткә ия булган проектлар бәйгесендә
җиңү яулады. Бу бик мөһим җиңү!
Шундый проектларның
берсе – “Игелекле дулкын”. “Игелекле дулкын” – уникаль проект, ул авыр тормыш
хәлендә калган балаларга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Инвалид
балаларга медицина ярдәме күрсәтү, реабилитацияләү буенча дәүләт программасы
бар. Ә аларның иҗади потенциалларын үстерү, балачак хыялларын тормышка ашыру
буенча программалар юк. Фестиваль үсешенә бирелгән грант бу юнәлештә бергәләп эшләү
мөмкинлеген күрсәтә.
Башка җиңүчеләр
арасында – “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды тәкъдим иткән “Йөрәк белән күрергә
һәм ишетергә” (“Видеть и слышать сердцем”) проекты, “Умиление” аналыкны һәм
балачакны яклау үзәгенең “Бишек” социаль йорты, “Смена” заманча мәдәният
үзәгенең дебют документаль фильмнар фестивале, Анжела Вавилова ис.фонд
оештырган Казан хосписы. Билгеләп үтәргә кирәк, Безнең Казан фондларның социаль
әһәмияткә ия булган проектлар бәйгесендә җиңүе – “Игелекле Казан” шәһәр
проектының казанышы. Махсус рәвештә форумнар уздырдык, аларга зур фондларны,
иҗтимагый оешмаларны чакырдык. Бу өлкәдә юлларын башлаган хезмәттәшләребез
мондый форумнан алга таба эшләргә көч туплый ала. Ә иң мөһиме – ул коучинг,
ягъни грантларга гариза бирү, эшне оештыру формалары буенча яңа белемнәр
туплау.
Бәйгедә җиңү –
уртак хезмәт нәтиҗәсе. Девизыбыз: “Не вместо, а вместе”, бу хакта күп тапкырлар
сөйләдек. Актив, битараф булмаган казанлылар, иҗтимагый оешмалар, фондлар белән
системалы, уртак эш оештырдык. Татарстан башкаласы бүген хәйрия үсешендә яңа
этап аша уза. Бүген “Игелекле Казан” проекты ярдәмендә шәһәрлеләр авырлыкларга
очраган вакытларда нинди фондларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, аларның нәрсә
белән шөгыльләнүе турында бик күп мәгълүмат ала ала.