Соңгы еллар
безнең өчен кызыклы вакыйгаларга бай булды. Әмма шулай да 2018 ел үзенчәлекле
булды! Әлбәттә, бу, беренче чиратта, футбол буенча дөнья чемпионаты ярдәмендә,
аны уздыру хокукын без башта бөтен ил белән оттык, аннары әзерләндек һәм
үткәрдек. Бу илебез тарихында да, Казан тарихында да алтын бит булып калачак
онытылмаслык вакыйга.
Чемпионаттан тыш
безнең шәһәр башка бик күп вакыйгалар күрде: якты авиашоу да, реконструкциядән
соң цирк ачу да, яңа иҗтимагый киңлекләр дә, "Игелекле дулкын"
Бөтенроссия фестивале дә.
Һәр аерым алынган
шәһәр кешесе өчен, һичшиксез, безнең аның районында башкарган эшләре бик мөһим,
шуңа күрә юллар, ишегаллары, торак фонд, сырхауханәләрне капиталь ремонтлау,
төзү буенча зур эш дәвам итте. Шәһәрдә башка мөһим үзгәрешләр арасында -
"Дубравная" метро станциясен ачу, Кабан күленең беренче чиратын
төзекләндерүне тәмамлау, Ленин ис. мәдәният йорты тулы көченә эшли башлады,
Фучик урамы буенча бульвар, "Ак чәчәкләр" скверы,
"Фестиваль" бульварын, "Казан" милли-мәдәни үзәге янындагы
сквер һәм склонны ачу.
Гомумән алганда,
2018 ел кайбер моментларда катлаулы һәм киеренке булды, ләкин ул гаять зур уңай
эмоцияләр белән иде.