И.Метшин Казанда 2030 елда 5 миллионынчы туристны каршы алу планнары турында сөйләде
Казан шәһәре KZN.RU
Казанга кешеләр
күбрәк килә бара. Без Суздаль, Ярославль, Екатеринбург, Сергиев Посад кебек
"ветераннарны" узып киттек инде. Безнең өчен 3 млн турист чигенә чыгу
мөһим иде, һәм быел без моңа ирештек. 2030 елга инде 5 миллионынчы туристны
каршы алырга әзерләнәбез. Әйе, бу амбициоз планнар, әмма без күккә бармак белән
төртеп кенә калмыйбыз, ә планнар төзибез. Без үзебез турында махсус ярминкәләрдә
игълан итәбез - шәһәрнең туристлык потенциалын Астанада, Парижда, Мадридта һәм
башка шәһәрләрдәге чараларда тәкъдир итәбез. Без туристны янә кызыксындыра һәм
яңадан килергә мәҗбүр итә алырлык яңа туристик объектлар эшлибез.
Өч миллионлы
планканы без 2018 елда уздык: Казанга 3 млн 200 мең турист килде – бу 2017 ел
белән чагыштырганда 14% күбрәк. Сүз уңаенда, туристларның өчтән икесе Казанга
кабат килә – бу Казанның кунакчыллык индустриясе үсешенең яхшы күрсәткече. Бу 5
миллионлы кунак та таулар артында түгел - алда яңа үрләр һәм яңа казанышлар
көтә дигән сүз!