И.Метшин социаль өлкә объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерү программалары турында
Денис Гордийко фотосы
Зур мөмкинлекләре булган Мәскәү һәм
Санкт-Петербургтан кала, бер генә төбәк тә безнең республикада һәм аның
башкаласында тормышка ашырыла торган тиңдәшсез программалар белән мактана
алмый. Татарстанда төзелеш һәм капиталь төзекләндерү өлкәсендә 40 программа
тормышка ашырыла.
Әлеге социаль программалар – республиканың
чын байлыгы. Алар чыннан да төрле яшьтәге кешеләрнең тормышын яхшы якка
үзгәртә. Без балалар бакчаларын, мәктәпләрне, яшүсмерләр клубларын саклап
калдык, аларны кибетләргә дә, башка объектларга да бирмәдек. Биналар иске, шуңа
да кыен иде. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без
барысын да халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшли алдык. Саннар үзләре турында
үзләре сөйли: 135 мәктәп төзекләндерелде, 65 яңартылган балалар бакчасы инде
балаларны кабул итә. Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү программасы
буенча 40 яшүсмерләр клубы ремонтланды. Быел шәһәр читендәге балалар
лагерьларына алындылар, 4 лагерь төзекләндерелде. 3-4 ел дәвамында барлык
муниципаль лагерьларны яңартырга планлаштырабыз. Төзелешкә килгәндә, безнең
шәһәрдә миллион халкы булган шәһәрләр буенча рекордлы санда яңа балалар
бакчалары төзелде – 2009 елдан башлап 100-дән артык, ә тагын 11-е быел
ачылачак.
Әлеге программалар ярдәмендә Казан тормыш
өчен тагын да уңайлырак шәһәргә әверелә бара.