И.Метшин ике яңа мәктәп ачылу турында
Денис Гордийко фотосы
Уку елының беренче көнендә Казанның «Весна» торак
комплексында Татарстанда иң зур мәктәп ачылды, тагын бер мәктәп Идел буе
районында Р.Гәрәев урамында үз ишекләрен ачты.
Яңа мәктәпләрдә укучылар өчен барлык шартлар да
тудырылган. Болар - чын белем сарайлары. Космик корабка ошаган затлы предмет
кабинетлары, рекреация зоналары, йөзү бассейннары, спорт заллары Универсиадага
катгый халыкара таләпләргә җавап бирерлек итеп төзегән биналардан бер генә
калышмый. 500 урынга исәпләнгән искиткеч концерт залыбар, Р.Гәрәев урамындагы
мәктәптә - 2 зал хәтта. Искиткеч сәхнә җиһазлары: яктыртылыш, утлы-музыка,
микрофоннар - барысы да хыялдагыча! Ике яңа мәктәп тә күппрофильле лицей
статусына ия һәм тулы көн форматында эшләячәк. Дәресләрдән соң укучылар төрле
түгәрәкләрдә һәм спорт секцияләрендә күңеленә хуш килгән шөгыль сайлый
алачаклар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпләр федераль
программалар буенча төзелде.
Казанда балаларның 14%-ы икенче сменада укый, һәм бу
ике мәктәптәге яңа 2,7 мең урын һәм ике янкорма (93-нче гимназиягә һәм «Кояш»
мәктәбенә) балаларны беренче сменада укытуга күчерү өчен зур адым булачак.