(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы март). Бүген Казан ратушасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз
карашы” шәһәр конкурсының җиңүчеләрен игълан иттеләр. Традиция буенча 8-нче
март алдыннан залга төрле өлкәдә эшләүче нәфис затлар җыелган иде: табибәләр,
мөгаллимнәр, депутатлар, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре,
сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре, эшмәкәр хатын-кызлар һәм күп балалы аналар.
Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр Ратушасына җыелган хатын-кызларны шәһәр ир-атлары исеменнән
сәламләде. Татарстан башкаласы җитәкчесе яз яңа ачышлар, өмет-хыяллар чоры, дип
билгеләп үтте.
“Безнең кадерле әниләребез,
безгә тормыш бүләк иткәнегез, гаилә учакларын саклап торуыгыз өчен сезнең алда
баш иябез, нинди генә яшьтә булуыгызга карамастан, безгә карата һәрвакытта та
кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә”, - дип рәхмәтен белдерде Илсур
Метшин Казан әниләренә. “Безнең Казан, безнең Татарстан, Россия һәм тулаем
Җиребез әни мәхәббәте һәм әни назы белән җылытылган”, - дип билгеләп үтте шәһәр
җитәкчесе. “Хатын-кыз – иң беренче чиратта ярата белүче йөрәк. Шәһәребезнең һәр
гаиләсен җылытып, һәрвакытта да тормышыбызның яме булып калыгыз”, - дип йомгаклады
шәһәр җитәкчесе нәфис затларга булган мөрәҗәгатен.
Рәхмәт
сүзләреннән соң шәһәр җитәкчесе 9 номинация буенча җиңүчеләргә бүләкләр
тапшырды: “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”, “Хатын-кыз –
эшмәкәр зат”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – галимә”, “Ел үрнәге”, “Минем
тормышым – минем һөнәрем”, “Өченче буын герое”. Шулай ук ир-атлар арасында
узган “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясе буенча да җиңүче билгеләнде.
Профессионал артистлар һәм иҗат төркемнәре тарафыннан башкарылган концерт программасының
якты номерларыннан кала, хатын-кызларга көтелмәгән бүләк тә әзерләнгән иде –
шәһәребезнең иң талантлы хатын-кызларын Казан шәһәре Думасы депутатлары
котлады. Депутатларның бүләк номеры буларак яңгыраган “Городские цветы” җырына
шулай ук Казан Мэры да кушылды.