(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Илсур Метшин Казанның 19-нчы гимназиясендә оештырылган “Игелек ярминкәсе. Балалар - балаларга” хәйрия чарасында катнашты.
Анжела Вавилова исемендәге фондка акча җыюга юнәлтелгән бәйрәм чарасында шәһәр җитәкчесе барлык тематик мәйданчыкларда да булды һәм балаларның хәйрия эшләрендә катнашырга омтылышларын югары бәяләп кайтты.
Ярминкәне карау барышында Мэрны мәктәп укучылары уратып алды – алар шәһәр җитәкчесенә үзләре кулдан ясаган уникаль товарларны тәкъдим иттеләр. И.Метшин берничә картина, кулдан эшләнгән “яшәртеп җибәрә торган” сабын, берничә беләзек, яшь салат яфраклары, кыңгырау һәм иң яхшы ир-ат роле өчен “Оскар” премиясенә сертификат сатып алды.
Шулай ук шәһәр җитәкчесе ярминкәдә тәкъдим ителә торган кулинария тәм-томнарын татып караудан да баш тартмады – ул үзбәк пылавын, җәйге салкын аш һәм татар халкының милли ризыклары белән чәй эчте. И.Метшин шулай ук традицион татар тәм-томнарын алды һәм алар белән ярминкәгә килгән балаларны сыйлады.
“Әлеге матур традиция бу гимназиядә генә түгел, Казанның һәр мәктәбендә дә үткәрелә башлар дип өметләнәм”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Ул катнашучыларга һәм акцияне оештыручыларга рәхмәт белдерде, казанлыларны шундый игелекле эшләрне күбрәк эшләргә чакырды.