И.Метшин 35-нче мәктәптә җирдән кул көче белән күтәрелү күнегүләрен ясады
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе районында урнашкан 35-нче номерлы мәктәпкә ясаган визиты кысаларында физкультура укытучысын вакытлыча алмаштырып торды – Татарстан башкаласы җитәкчесе үз мисалында, укучылар белән бергә җирдән кул көче белән күтәрелү күнегүләрен ясап, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмиятлелеген күрсәтте.
Билгеләп үтәргә кирәк, Илсур Метшин уку йортына мәктәп директорлары белән бердәм мәктәп формасын кертү мәсьәләсе буенча оештырылган киңәшмәдә катнашыр өчен килгән иде. Очрашудан соң Илсур Метшин уңышлы уку, мәктәптән тыш эшчәнлек алып бару, шулай ук физик үсеш өчен укучыларга барлык шартлар да булдырылганлыгын шәхсән тикшереп карарга булды.
Мәктәп территориясендә йөргән вакытта шәһәр җитәкчесе саф һавада физкультура дәресе үткәнлеген күрде һәм дәрескә кушылды – укучылар белән җирдән кул көче белән күтәрелү күнегүләрен ясап алды. Малайлар бик теләп Илсур Метшинга кушылдылар. Шул рәвешле гадәти мәктәп дәресе шәһәр җитәкчесе белән кызыклы онытылмаслык очрашуга әйләнде.