(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь, Зилә Гайфи). Халыкара балаларны яклау көнендә Казан Мэры Бәхетле балачак музеена килде, мәктәп елларын искә алды һәм музейга истәлеккә хоккей шлемы һәм кәшәкәсе калдырды.
Бауман урамы янында ХIХ гасырга караган аерым бер йорт бинасында урнашкан Бәхетле балачак музее бу елның яз аенда ачылган иде. Социалистик көнкүреш музее кебек үк, ул да Россиядәге Советлар Союзы чоры истәлекләренә багышланган бердәнбер музей булып тора.
Музейның беренче катындагы бина тулысынча Совет чоры бала чагы турындагы экспонатлар белән тулыландырылган диярлек.
Музейның тулысынча интерактив булуы аның үзенчәлеге булып тора – бирегә килүчеләр теләкләре булган очракта кызыл гаслтукларны һәм бәйләнгән башлыкларны киеп карый, китаплар укый, велосипедларга утыра һәм уенчыкларны тотып карый алалар. Музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, тиздән музейда кинозал ачылачак, һәм казанлылар диафильмнар карарга йөри алачаклар.
Музейның икенче катында уен автоматлары һәм “тормыш либиринты” урнашкан, ул үз эченә ХХ гасырның 70-80 еллары әйберләре белән хронологик тәртиптә тулыландырылган берничә зур булмаган бүлмәләрне ала. Биредә Алексей Кортнев, Диана Арбенина, Сергей Шнуров, Иосиф Кобзон, Сергей Лазарев, Даниил Крамер, Сергей Когогин кебек күпләгән танылган шәхесләрнең бүләкләре дә бар, алар үз вакытларында Казанга уенчыклар, балалар өчен музыка кораллары, мәктәп тормышыннан предметларны имзалары белән бүләк итеп калдырганнар. Хоккей шлемы һәм кәшәкәсендә Илсур Метшин да имзасын калдырды.