(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Әдилә Галиева). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген Спортның су төрләре
буенча 2015 елгы дөнья чемпионатында катнашучы үзара дустанә мөнәсәбәттә булган
зур волонтерлар командасының бер әгъзасына әйләнде. Спортчылар авылында ирекле
ярдәмчеләр белән үткән беренче очрашуда башкала җитәкчесен волонтерлар “сафына”
кабул иттеләр.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерциячел
булмаган оешманың волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Анна Захматова
сөйләвенчә, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында 2500 кеше оештыру
комитетының ирекле ярдәмчеләре булып катнашачак. Шулар арасыннан Казанга Сербия,
Венгрия, АКШ, Казахстан, Швеция, Бөекбритания һәм башка илләрдән, шулай ук
Россиянең 20 төбәгеннән - Удмуртия, Мәскәү, Әстерхан өлкәсе, Санкт-Петербург,
Волгоград, Красноярски краеннан Казанга 540 волонтер киләчәк.
Казан һәм Татарстан волонтерлары эшкә беренчеләрдән булып
керешкән. Егет һәм кызларга ачык төсләрдәге униформа бирелгән, алар үзләренә
беркетелгән урыннарга, шул исәптән ярыш кластерлары объектларына чыгарга әзер.
Казан Мэры ФИНА паркында эшләячәк Казанның югары уку йортлары студентлары,
шулай ук team-лидерлар төркемендә булган 60 волонтер белән очрашты.
Илсур Метшин егет һәм кызларга эшләрендә уңышлар теләде,
чемпионат уңышының күп өлеше волонтерларга бәйле икәнлеген әйтеп үтте.
“Волонтерлар һәр җирдә дә бар, алар барлык чараларда да катнашалар. Ләкин
безнекеләр – үзенчәлекле волонтерлар! Бүгенге көндә сез - Казаныбызның һәм безнең
чемпионатның төп бизәге”, - дип ышаныч белдерде Мэр волонтерларга.
Шәһәр башлыгы егет-кызлардан нинди телләрдә аралаша алулары
һәм аларның теләкләре белән кызыксынды. Волонтерларның күбесе берничә телдә
аралаша һәм аларның иң зур теләкләре – истәлеккә фотога төшү икән!
Очрашу ахырында волонтерлар Илсур Метшинны үз командаларына
чакырдылар. “Һәр волонтерда да аның командада икәнен раслап язылган күкрәк
билгесе бар! Без Сезне дустанә мөнәсәбәттә булган зур волонтерлар командасына
кабул итәргә телибез!”, - диделәр ярдәмчеләр һәм Мэрның костюмына әлеге күкрәк билгесен
беркеттеләр.