Илсур Метшин яшь казанлыларны чәчәк утыртырга, үсемлекләрне үстерү нечкәлекләренә өйрәтте
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Әдилә Галиева). Казан
Мэры Илсур Метшин бүген яшь казанлылар белән бергә “Әкият” курчак театры
каршындагы мәйданда ясалган түтәлләргә чәчәк утыртты.
Шәһәр башлыгыннан тәкъдим ителгән әлеге мастер-классны “Чәчәкле
фестиваль-2015”
чарасының ачылу барышында күрергә мөмкин иде. Фестивальдә Казан Мэры, шәһәр
халкы белән бергә, 16 компания тарафыннан әзерләнгән ландшафт дизайны проектлары белән танышты, территорияләрне
төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча соңгы трендларны өйрәнде. Аннан соң шәһәр
башлыгы балаларның экология-белем бирү акциясенә – балалар өчен әзерләнгән
мастер-класска кушылды. Бакчачылар белән
бергә 20-дән артык бала, шәһәр тормышында катнашу һәм үсемлекләргә сакчыл караш
булдыру максатыннан, чәчәкләр утыртырга өйрәнде.
Илсур Метшин акциядә 5 яшьлек җитди егет – Ваняга җаваплы
биремне үтәргә булышты. Курчак театры каршындагы мәйданның бизәге булачак
бархатцы чәчәген алар бергәләп утырттылар.
Акциядә катнашучы Камилла белән исә Мэр әле яңа гына утыртылган
чәчәкләргә су сиптеләр. Шәһәр башлыгы Казанны яшелләндерүгә өлеш кертүләре өчен
яшь казанлыларны мактады. Башкала җитәкчесе шушындый игелекле балалар, аларны
кече яшьтән үк табигатьне һәм шәһәрне
яратырга кирәклеген аңлатып
тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Балалар кулы белән утыртылган чәчәк түтәле акциягә нокта
куйды. Шулай итеп, шәһәр урамнарында тагын бер “чәчәк” утравы барлыкка
килде.