(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Белем көнендә
Казан федераль университетында белем алган, бүгенге көндә факультетның
Попечительләр советы рәисе булып торучы Казан Мэры Илсур Метшин үзенең
альма-матерына кайтты. Ул яңартылган аудиторияләрне, югары уку йортының
студентлар клубын карады һәм беренче курс студентлары белән аралашты.
“Үзебезнең альма-матерга кайту һәрвакытта да дулкынландыра. Сезнең
һәркайсыгызны хәзер дулкынландыргыч хисләр биләп алгандыр, дип уйлыйм”, - дип
мөрәҗәгать итте студентларга Казан Мэры.
Илсур Метшин үзенең студент елларын, әлеге легендар югары
уку йорты һәм илнең борынгы юридик факультеты белән танышкан вакытларын һәрвакытта
да аерым бер дулкынлану һәм шатлык белән искә алуын билгеләп үтте. “Мин ул
вакытта шуның кадәр горурлану хисләре кичердем! Гагарин кебек! Космоска очам
диярсең!” – дип бүлеште истәлекләре белән Казан Мэры.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, КФУның юридик
факультетында укып, ул һөнәр, дуслар, белем алып кына калмаган, ныклы гаилә
төзүгә дә ирешкән. “Минем тормыш иптәшем дә юридик факультетны тәмамлады. Без
бәхетлебез, дүрт балабыз бар, аларның берсе шулай ук юрфакта гыйлем ала”, - дип
сөйләде Мэр факультетның аның тормышында нинди роль уйнаганлыгы турында.
И.Метшин яшьләрне укуларына җаваплылык белән якын килергә
чакырды һәм, укытучыларның профессиональлекләрен искә алып, үзенең студент
еллары турында сөйләп үтте. Юридик факультет һәрвакытта да тәҗрибәле укытучылар
аркасында абруйлы иде, югары дәрәҗәдә булды, дип билгеләп үтте И.Метшин. “Мин
сезгә ак көнләшү белән көнләшәм, сезнең әле барысы да алда”, - диде Мэр.