(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казанның “Рубин” командасы Швейцариянең “Сьон” командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Европа Лигасының төркем этабының бишенче тур матчы “Казан-Арена” стадионында узды. Уен барышын Казан футбол клубы президенты, башкала Мэры Илсур Метшин күзәтте.
Хәлиткеч голларны Благое Георгиев һәм Марко Девич керттеләр. “Спорт-экспресс” хәбәр иткәнчә, Европа Лигасының төркем турнирының соңгы матчында “Рубин” Франциянең “Бордо” командасына каршы уйнаячак. Уен 10-нчы декабрьдә булачак.