И.Метшин: “Илләр арасында булган кискен мөнәсәбәтләр шәһәрләр арасында урнаштырылган хезмәттәшлекне бозмаска тиеш"
KZN.RU Казан шәһәре
Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья
оешмасының киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә җирле хакимият каршындагы проблемалар
турында фикер алышу булды, шулар исәбендә гуманитар кризис, аерым алганда
качаклар мәсьәләсе, шулай ук тотрыклы үсеш мәсьәләләре.
Бөтендөнья киңәшмәсендә чыгыш ясаганда И.Метшин мәҗбүри һәм массакүләм
рәвештә башка илләрдән күчеп килгән кешеләрне кабул итү мәсьәләсе белән
каршылашкан шәһәрләргә ярдәм итәргә чакырды. Казан Мэры сүзе буенча, гуманитар
кризисны атлатуда зур рольне җирле хакимият уйный. Чыгыш барышында И.Метшин Казанның
соңгы өч елда Россиянең икътисади рейтингы буенча 37 урынга алга күүе турында
хәбәр итте.
“Илләр арасында булган кискен мөнәсәбәтләр шәһәрләр арасында
урнаштырылган хезмәттәшлекне бозмаска тиеш”, - диде И.Метшин.
Ул көнне Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”
Башкарма бюросының рәислеген җитәкләде.