“Рубин” – “Бордо” матчы 2:2 исәбе белән төгәлләнде
"Рубин" футбол клубы матбугат хезмәте фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Казанның “Рубин”ы һәм
Франциянең “Бордо” командасы арасындагы уен 2:2 исәбе белән тәмамлады, шул
рәвешле безнең команда Европа Лигасының төркем этабын өченче урында төгәлләде. Билгеләп
үтәргә кирәк, Россия командасы Бордодан беренче тапкыр очколар белән китә.
“Рубин” һәм “Бордо” Европа Лигасындагы чыгышларын
төгәллиләр, аннары “Сьон” һәм “Ливерпуль” командалары бара, алар шулай ук
параллель матчта “тигез” нәтиҗәгә уйнадылар. Финалның 1/16 өлеше жирәбәсе 14-нче
декабрьдә булачак.