Илсур Метшин Игорь Калинаускас күргәзмәсен карап кайтты
KZN.RU Казан шәһәре
Татарстан Республикасы башкаласында яңа заманча сәнгать
күргәмәсе — Ink Gallery ачылган. “Кеше” (“Человек”) дип аталган беренче
күргәзмәне Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.
“Казанга килгәненгез өчен бик зур рәхмәт. Шәһәребезнең
мәдәни һәм рухи тормышы өчен бу мөһим чара”, - диде шәһәр башлыгы.
“Казан бик актив шәһәр. Бирегә килгән саен берәр нәрсә
эшлисе, хәрәкәтләнәсе килә. Казанга үсешен дәвам итәргә һәм тирә якта булган
хаоска бирешмәскә телим”, - диде рәссам.