Казан Мэры, “Рубин” футбол клубы Президенты Илсур Метшин
ТАСС мәгълүмати агентлыгына интервью бирде, әңгәмә барышында Казан клубының
бюджетына кагылачак үзгәрешләрне, футбол җанатарлары мәдәниятен үстерү буенча
планнарны сөйләде һәм уенчылар составын яңарту һәм үстерү турындагы фикерләре
белән бүлеште.
Казанның “Рубин” футбол клубы бюджеты, команданың узган
чемпионатта канәгатьләндерерлек булмаган чыгышы аркасында, агымдагы елда
кыскартылды, ул хәзер – €50 млн. Бюджетны арттыру мөмкинлеге илдәге икътисади
ситуациядән тора.
Илсур Метшин шулай ук “Рубин”ның команда алдына локаль
бурычлар куйганлыгын җиткерде, шулай да бурычларның иң әһәмиятлесе – 2020 елга
иң яхшы клублар исемлегенә керү.
“Без республикабызны “Рубин”сыз күз алдына да китерә
алмыйбыз. Бу – безнең визит карточкасы. Ярты елга бурычлар бар, сезонны югары
урында тәмамлау һәм сыйфатлы футбол күрсәтү бурычы бар. Һәм 2020 елга кадәрге
бурычлар бар. Кыскача әйткәндә, без Россия футбол премьер-лигасының иң яхшылары
санында булырга тиешбез, без алтын өчен көрәшергә тиеш. Чемпионнар лигасында
уйнар, Казанны Россия читендә таныту өчен көрәшәчәкбез”, - дип җиткерде клубның
планнары турында Илсур Метшин.
Моннан кала, Илсур Метшин интервьюда “Рубин”ның кайбер
уенчыларына бәя бирде. Гекдениз Караденизның, уен карьерасын тәмамлавына карамастан,
эшен дәвам итү ихтималы булуын билгеләп үтте. Клуб Президенты шулай ук һөҗүмче
буларак командада Сердар Азмунны күрәсе килүен җиткерде, ул сезон башында “Ростов”ка
арендага китәргә теләге барлыгын җиткергән иде.