(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Казан Мэры, “Рубин”
футбол клубы президенты Илсур Метшин командага яңа баш тренер Хавьер Грасияне
тәкъдим итте. Очрашу “Казан Арена” стадионында узды.
“Команда үзе, җанатарлар, шәһәр һәм республика җитәкчелеге
хыялланган нәтиҗәләргә ирешербез дип өметләнәм”, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин
клуб футболчыларына. Х.Грасия, үз чиратында, үзенең тренерлык штабын тәкъдим
итте, бирегә физик әзерлек буенча тренер Хуан Солья, баш тренер ярдәмчесе Ибан
Андрес һәм капкачылар буенча тренер Иньиго Артеага кергән. Баш тренер,
коллектив тарафыннан ярдәм итүгә һәм хезмәттәшлеккә өметләнеп, эш башлануын
көтүен җиткерде. “Без бары тик эш белән генә нәрсәгә дә булса ирешә алабыз. Бу –
куелган максатка таба беренче адым, һәм аңа көн саен барырга кирәк”, - дип
ассызыклады Х.Грасиа.
Яңа сезонга әзерлек планнары турында клубның гендиректоры
Илгиз Фәхриев сөйләп үтте.
Очрашу азагында И.Метшин командага нәтиҗәле эшләр теләде. “Уеннарда
җәрәхәтләнүләрсез уңышлы уеннар телим. Җанатарлар уңышлы, матур, нәтиҗәле сезон
көтәләр. Хәерле юллар”, - дип җиткерә Казан Мэры һәм клуб президентының
сүзләрен “Рубин” матбугат хезмәте.