Илсур Метшин һәм Константин Хабенский Казанда беренче “Әдәби ишегалды” ачтылар
KZN.RU Казан шәһәре
Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты
Констанин Хабенский бүген Әмирхан проспекты 83-нче номерлы йорт ишегалдында
“Әдәби ишегалды” уникаль проектны тәкъдим иттеләр. Танылган актер, аның Казан
балалар һәм яшүсмерләрне иҗади яктан үстерү буенча мәктәп-студиясе укучылары,
шулай ук Казан шагыйрьләре Лилия Газизова һәм Борис Вайнер тамашачылар алдында
чыгыш ясады.
“Барыгызны да бүгенге чара белән котлыйм. Әлеге проект
Татарстан Республикасы язучылар берлеге инициативасы буенча гамәлгә ашырылды.
Казан буенча әлеге “әдәби ишегалды”на охшаган тагы 20 ишегалды булдырылачак”, -
диде Мэр.
“Без чын күңелдән шигырьләр укырга дип бирегә килдек.
Минемчә, бу бик әйбәт проект. Казанда безнең балалар һәм яшүсмерләрне иҗади
яктан үсерү буенча мәктәп-студиясе Илсур Метшин ярдәме белән 4 ел элек ачылды. Шуның
өчен Казан Мэрына бик зур рәхмәт”, - диде Константин Хабенский.
Шигърият бәйрәмнәре җәй дәвамында атна саен әлеге “Әдәби
ишегалды”нда уздырылачак.