И.Метшин: “Поколение Маугли” – балалар тормышын саклау өчен тагы бер мөмкинлек”
KZN.RU Казан шәһәре
Көзге каникуллар вакытында Татарстан Республикасында “Поколение
Маугли” хәйрия спектакле куелачак. Мюзикл турында үзенең фикерләре белән Казан
Мэры Илсур Метшин уртаклашты.
Спектакльнең премьерасы быел җәй көне узган. Әлеге
спектакльдә Россиянең халык артисты Константин Хабенскийның Казандагы театр
студиясе укучылары катнашты. “Спектакльгә гаиләм белән бардым. Константин
Хабенский студиясен без 4-5 ел элек ачып җибәргән идек. Әлеге вакыт дәвамында
яшь укучылар зур артистларга әйләнгәннәр. Әлеге проект хәйрия проекты,
шунлыктан, спектакльдән җыелган барлык акчалар да онкология белән авыручы
балаларны дәвалауга китәчәк. “Поколение Маугли” – балалар тормышын саклау өчен
тагы бер мөмкинлек”, - диде шәһәр башлыгы.
Искәртеп китик, “Поколение Маугли” спектакленең премьерасын
5000 артык кеше карады һәм алар ярдәмендә 1 млн сум акча хйрия фондына
күчерелде. Музыкаль спектакльдә яшь артистлардан кала Россия йолдызлары Эльмира
Кәлимуллина һәм Тимур Родригез катнаша.