Казан “The Road” рок-мәктәбе яңа урынга күченде, хәзер ул Мәскәү
урамы 57 а номерлы йорт адресы буенча урнашачак. Әлеге мәктәпнең ачылышы
хөрмәтенә Казан Мэры Илсур Метшин “Воскресенье” группасының музыкантлары белән
җырлады.
“Казан спорт һәм белем бирү башкаласы гына түгел, ә рок
музыкасының башкаласына да әйләнсен. Барлык укучыларга да уңышлар!”, - диде
Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы “The Road” рок-мәктәбе директоры Айрат Яруллин
белән яңа төзекләндерелгән кабинетларны тикшереп чыкты. Мэр белән бергә яңа
мәктәп бинасын “Воскресенье” группасының музыкантлары да тикшерде.
Ачылыш тантанасыннан соң концерт оештырылды. Сәхнәдә беренче
булып “The Road” рок-мәктәбе укучысы Маруся Шаронова чыгыш ясады.
Аннан соң сәхнәгә Казан Мэры Илсур Метшин белән “Воскресенье”
группасы солисты Андрей Сапунов чыкты һәм алар “Листопад” җырын башкардылар.
Искәртеп китик, рок-мәктәптә 7 яшьтән алып 60-70 бала укый
ала. Казан Россиянең рок-мәктәп төзелгән шәһәрләрнең беренчесе булып тора. Казанда
рок-мәктәп оештыруга үз вакытында Борис Гребенщиков, Вадим Самойлов, Андрей
Сапунов кебек рок музыкантлар ярдәм иткән.