(Казан шәһәре KZN.RU,
13-нче сентябрь, Әдилә Галиева). Бүген Татарстан башкаласында Казанның “Ак Барс”
һәм Башкортстанның “Салават Юлаев” командалары арасында әһәмиятле хоккей матчы
булды. Матч, трибуналардан актив җан атып торуларга карамастан, 3:4 исәбе белән
“хуҗалар” өчен җиңелү белән тәмамланды. Уенны карарга Казан Мэры Илсур Метшин
һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде.
Бүген “барслар” зур ярдәмгә мохтаҗ иделәр – бу казанлылар
өчен сезонда беренче “өй матчы” булып торды. Моннан кала, “барслар” көрәшсез
җиңүне бирергә әзер булмаган үзләренең күптәнге көндәшләре белән очрашты.
Уен башланыр алдыннан “Ак Барс”ның легендар уенчысы Алексей
Морозовның свитеры күтәрелде, ул команда составында уйнаган вакытта ике тапкыр
Гагарин Кубогы иясе булды, өч тапкыр Россия чемпионы исемен алды, Европа
чемпионнары кубогы һәм Континенталь кубок иясе булды. Мондый символик ишарә Казан
җанатарларын рухландырып җибәрде.
Әмма беренче периодта ук тамашачылар өмете акланмады – “Салават
Юлаев” 2 гол кертте. Казанлылар исәпне икенче периодта гына тигезли алдылар. Өченче
период хәлиткеч булырга тиеш иде, әмма “Ак Барс” зур тырышлык куйса да, җиңүче
билгеләнмәде – һәр команда берәр алка кертте. Овертаймда да уен барышы
үзгәрмәде. Нәтиҗәдә, “Салават Юлаев” уенчысы Линус Умарк соңгы буллитны
кертте. Матч 3:4 исәбе белән тәмамланды.
“Ак Барс” өчен киләсе уен 16-нчы сентябрьдә булачак – казанлыларга
Минскның “Динамо”сы белән уйнарга туры киләчәк.