Илсур Метшин “Без халыкны уятырга тиешбез”
KZN.RU Казан шәһәре
Казан Ратушасында хәйриячелек сораулары буенча түгәрәк өстәл
уздырылды. Түгәрәк өстәлдә шәһәрнең 13 хәйрия фонды һәм оешмасы җитәкчеләре,
Казан Мэры катнашты.
“Безнең балаларыбыз мәктәптә уку язу белән бергә игелекле
эшләр эшләргә дә өйрәнсен иде”, - диде Илсур Метшин.
Очрашу барышында эшкә волонтерларны җәлеп итү, балаларны
тәрбиягә алучы гаиләләрне әзерләү, иппотерапияне үстерү, дәүләт органнары,
эшмәкәрлек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек урнаштыру мәсьәләләре
турында фикер алыштылар.
“Республикабызда без нефть эшкәртү өлкәсе, яңа
технологияләр, җитештерү өлкәсе белән горурланабыз. Һичшиксез әлеге оешмалар
кешеләргә ярдәм итә. 5-нче сентябрь көнне без нәтиҗәләр китерү һәм яңа максатлар
билгеләү өчен бәйрәм уздырачакбыз. Без халыкны уятырга тиешбез”, - диде шәһәр
башлыгы.