10-нчы сентябрьдә узган
гомумшәһәр акциясе Игелек атнасы акциясенең соңгы аккорды булды, Татарстан башкаласы
аны быел беренче тапкыр уздырды. Ул бер үк вакытта берничә мәйданчыкта
узды: Горький исемендәге, “Континент” һәм
“Сосновая роща” (“Химиклар” мәдәният сарае) паркларында, “Звёздный”
скверында һ.б. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары алдында артистлар чыгыш ясады,
алар өчен мастер-класслар, конкурслар, уеннар, флешмоблар оештырылды.
Ә
“Сосновая роща” паркында татлы пылаудан авыз итәргә мөмкин
иде.
Яңартылган парк зоналарында импровизацияләнгән
сәүдә рәтләре эшләде. Биредә Казан мәктәпләре укучылары ясаган кул эшләрен
һәм баллы ризыкларны сатып алырга мөмкин иде. Аларны сатудан җыелган
барлык акча мохтаҗларга ярдәм итү өчен
тотылачак.
Илсур Метшин акциядә катнашучыларга, беренче чиратта,
балаларга ачык һәм игелекле йөрәкләре өчен рәхмәтен белдерде.
“Дүрт бала атасы һәм
Казан Мэры буларак, балаларыбызның
игелекле һәм ярдәмчел булып үсүләрен
телим. Ярдәм ул ─ һәрвакытта
да акча түгел, ә ягымлы сүз, яхшы киңәш, ачык күңел. Шәһәребездә һәм
тормышыбызда игелеклелек артсын өчен күбрәк тырышыйк”.
Балалар, үз чиратларында, шәһәр
җитәкчесенә Казанда тәкъдим
ителгән инвалид балаларның “Музыка
в тишине” шигырьләр җыентыгын бүләк итте.