Казан Мэры Илсур Метшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының "бәйсез һәм либерал демократлар" сәяси
төркеме утырышының 31-нче
пленар сессиясендә чыгыш ясады. Конгресс
Страсбургта (Франция) 18-21 октябрь көннәрендә узды.
Үз чыгышында ул
Татарстан башкаласының киләчәккә
12 өстенлекле юнәлешен тәкъдим итте. Алар
барысы да Совет Европасының конгрессы билгеләгән
төп өстенлекләр белән
тәңгәл килә
иде. Шулай ук Казан Мэры шәһәрнең үсеше, экология, транспорт белән
тәэмин итү, төзекләндерү, шәһәр мохите сыйфатының уңай
үзгәрешләре, инвестицияләр һәм
туристлар агымы артуы, халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздыру турында сөйләде.
“Үзидарәнең шәһәр халкы белән эш итүе
тулаем ачыклык һәм халык өчен карарлар
кабул итүнең аңлаешлылыгы нигезендә
корыла. Барлык төп инициативалар, кагыйдә
буларак, халыкның теге йә бу мәсьәләгә кагылышлы тавыш бирүенә
таяна, бу шәһәр тормышының гадәти
практикасына әйләнде”, - дип үзидарәнең
халык белән уңышлы эш итүенең
сере белән бүлеште Илсур Метшин.
Конгресс барышында Илсур Метшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятенең Актуаль мәсьәләләр комитетына рәис
урынбасары итеп сайланды.