Бүген Казан Ратушасында уку һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек
нәтиҗәләре буенча укучылар, студентлар һәм аспирантларга Казан мэрының исемле
стипендиясе тапшырылды.
Быел бәйгегә 160-тан артык эш кабул ителгән. Шуларның 68-се
икенче турга узган. Әлеге турда катнашучылар үз эшләрен махсус оешкан
комиссиягә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, стипендия 27 студентка, 13 аспирантка,
музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы 30 укучыга бирелгән.
Илсур Метшин республикабызның өметле яшьләре белән янә
күрешүенә бик шат булуын белдерде. Әлеге уңышларга ирешергә ярдәм иткән
укытучыларга, остазларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Искәртеп китик, стипендия 1994 елдан башлап, укучыларда, яшьләрдә
фәнни-эзләнү эшчәнлегенә кызыксындыру уяту нияте белән бирелә.
Быел стипендия күләме аспирантлар өчен – 30 мең, югары уку
йортларында белем алучы студентлар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белгечләре
өчен 20 мең сум, көллият студентлары, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә
укучылар өчен 10 мең сум куләмендә
билгеләнгән.