Илсур Метшин Россиянең Беренче Президенты Борис Ельцинның гаиләсе белән очрашты
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды.
Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер
Шәймиев Россиянең беренче президенты Борис Ельцинның тормыш иптәше Наина Ельцина
һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты. Алар Казанга “Ельцин Кубогы-2017” халыкара теннис турниры башлану уңаеннан килгәннәр.
“Ельцин Кубогы – 2017” турниры 18-26 февральдә Казан теннис
академиясе кортларында уза. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелә. Беренче турнир
Борис Ельцинга 80 яшь тулу уңаеннан 2011 елның 28-нче февралендә Ельцин фонды
ярдәмендә оештырылган иде.
“Без Россиянең беренче президенты Борис Ельцинны олы хөрмәт
белән, яратып искә алабыз.. Илебез, республикабыз, шәһәребез өчен ул күп эшләр
башкарган. Ярышларны оештыруда булышкан Ельцин фондына рәхмәтләребезне
белдерәбез. Киләчәктә дә әлеге ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрергә тыршачакбыз”,
- дип белдерде Илсур Метшин.