Казан Мэры: “Без Россиянең спорт тормышында яңа битне ачабыз”
KZN.RU Казан шәһәре
Казанда зур киберфутбол ярышлары тәмамланды. 3 көн өчендә
ике турнир, дистәләгән уеннар оештырылып бик күп бүләкләр тапшырылды. Интернет
челтәрендә генә киберфутбол буенча Казан Мэры Кубогын 2 млн кеше караган.
Тамашачылар Илсур Метшинны ярышларның ахырында – тәбрикләү
тантанасында күрербез дип уйласа да,
Kazan Mayor Cup – 2017 бәйгесен шәһәр башлыгы шәхсән үзе ачып җибәрде.
“Без Россиянең спорт тормышында яңа битне ачабыз, – дип
сүзен башлады ул. – Футболны приставкалар аша балалар гына түгел, олылар да бик
яратып уйный һәм аларны футбол спортына булган мәхәббәт берләштерә”, - дип
билгеләп үтте Казан башлыгы.