Илсур Метшин пенсионерларның вокаль коллективына аккордеон бүләк итте
KZN.RU Казан шәһәре
Әлеге бүләк “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә “Жизнелюб” исемле тагын
бер вокаль коллективның барлыкка килүенә этәргеч булды.
Шәһәр башлыгының музыкантларга уен кораллары бүләк итүе
беренче очрак кына түгел.
Республиканың яшьләр симфоник оркестр җитәкчесе Светлана
Лось сүзләренчә, февраль аенда Илсур Метшин оркестрга музыкаль уен кораллары
(30 скрипка, 3 виолончель), урындыклар, пульт, пюпитра һәм дирижер өчен кирәк-яраклар
алырга ярдәм иткән.
Танылган аккордеончы Алмаз Әхмәтҗанов та Илсур Метшиннан Италиядә
җитештерелгән эстрада аккордеонын бүләккә алган. Музыкант яңа инструмент белән
Канн фестивалендә, Ванкуверда узган Олимпия уеннарында һәм башка чараларда
катнашырга өлгергән.
“Вэльтмастер” немец аккордеонын Илсур Метшин Универсиада өчен
җыр язган 11 яшьлек инвалид Зөлфәт Шәфигуллинга бүләк иткән.