И.Метшин: «Ата-аналарның өй тирәсен җыештырулары – балалар өчен яхшы үрнәк»
KZN.RU Казан шәһәре
Казан Мэры Илсур Метшин казанлыларны 29-нчы апрельдә узачак шәһәр өмәсендә катнашырга чакырды. Өмә Казанның
һәр районында оештырылачак.
Подрядчы оешмалар, идарә итү компанияләре күптәннән җыештыру
эшләрен башлаган булса да, казанлыларның ярдәме бик мөһим дип белдерде шәһәр
башлыгы. Гомуми өмәнең уңай тәрбия
чарасы икәнен дә искәртте ул. “Ата-аналарның өй тирәсен җыештырулары – балалар
өчен яхшы үрнәк”, - диде Илсур Метшин.
Эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр башлыгы, оешмаларның эше
күренсә дә, кимчелекләр булуын билгеләп үтте. Пенсионер әби мөрәҗәгате буенча
Илсур Метшин планнаштырмаган рәвештә җәмәгать транспортының эшчәнлеген
тикшерде. Тышкы яктан чиста булган троллейбусның эчтән пычрак булуына,
кондукторның киемнәренә карата канәгатьсезлек белдерде. Ләкин шул ук вакытта
хезмәт күрсәтү культурасын уңай бәяләде.
“Без шәһәрне тиз арада тәртипкә китерергә, урамнарны
чүп-чардан арындырырга тиешбез. Шәһәр өмәсен тиешле дәрәҗәдә үткәрүегезне
сорыйм” , – дип йомгаклады Илсур Метшин.