Бүген күпсанлы казанлылар белән Илсур Метшин да “Үлемсез
полк” акциясендә катнашты. Маршка ул әтисе ягыннан бабасы – Мөзәгыйть
Мөхәммәтша улы Метшин портреты белән чыкты.
Мөзәгыйть ага сугышның беренче көннәреннән алып 1945 елның
Бөек җиңүенә кадәр фашистлар белән көрәшкән, Белорус фронтында пулеметчы
булган, Калининград каласын азат итүдә катнашкан. Сугыш елларында биш
тапкыр яраланып, ике контузия алган. Бөек җиңү көнен аңа Польшада каршы алырга
насыйп була. Мөзәгыйть ага Мөхәммәтша улының гомере 1960 елда өзелә.
“Сугыш башланганда минем әтиемә 6 яшь иде. Ул әлеге авыр
елларны бик яхшы хәтерли. Алар гаиләсе белән Тукай районында гомер итә һәм ачы
сугыш елларының бар кайгы-хәсрәтен татый. Ачлык та аларны читләп узмый”, - дип сөйләп
үтте Казан башлыгы.
Сугышта Илсур Метшинның башка туганнары да катнашкан. “Без
бабаларыбызның батырлыгы белән
горурланабыз һәм, сугыш хәтерен саклап, буыннардан буыннарга күчерергә
тырышабыз. Сугыш елларының хатирәләрен сөйләгән вакытта да күңелләр соклану,
чиксез рәхмәт хисләре белән тула. Бөек Ватан сугышы – илебезгә килгән олы
кайгы. Иң мөһиме, киләчәктә сугышлар кабатланмасын. Безгә дә, балаларыбыз-
оныкларыбызга да аны күрергә язмасын”, - диде Илсур Метшин.
Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган марш Карл Маркс һәм
Толстой урамнары киселешендә башланып, Карл Маркс урамы - Лобачевский урамы - Кремль
урамы - Меңьеллык мәйданы маршруты буенча узды. Маршрутның озынлыгы 2 чакрымны
тәшкил итте. “Үлемсез полк” акциясендә 120 меңгә якын казанлы катнашты.