Дөнья футбол легендалары – футбол буенча дөнья чемпионы,
Конфедерацияләр кубогы иясе Роналдиньо, Африка милләтләре кубогы иясе һәм
Олимпия чемпионы Джей-Джей Окоча Казан Кремле һәм “Казан Арена” стадионын
карарга килде. Спортчыларны Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Спортчыларга яңа 45 мең кешелек стадионның үзенчәлекләре
турында сөйләделәр. “Казан Арена” стадионы – илебездә 2018 елгы футбол
чемпионатына беренче булып төзелгән стадионнарның берсе. И.Метшин сүзләренә
караганда, әлеге стадионда Россия чемпионаты һәм Европа Лигасы матчлары
уздырылган.
Футбол уенчылары стадионның газонын тикшереп, аның өстендә
туп тибеп карадылар. “Шәп стадион, газон да әйбәт. Биредә уйныйсы килеп китте”,
- диде Роналдиньо.
Шулай ук, спортчылар “Казан Кремле” музей-тыюлыгында булды.
Алар Казанның тарихы белән танышты, шәһәр күренешенә сокланды.
Билгеләп китик, Роналдиньо һәм Окоча Казанга Конфедерацияләр
кубогының паркы ачылышына килделәр. Футбол уенчылары, Казан Мэры, футбол буенча
Россия җыелма командасының элеккеге капитаны Алексей Смертин һәм Казанның 2018
елгы дөнья чемпионаты илчесе Эльмира Кәлимуллина әлеге чараны ачып җибәрделәр.