Бүген Горький исемендәге, “Континент”, “Сосновая роща” паркларында
һәм Горки-Әмәт урманында традициягә әйләнгән “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” узды. Яңартылган
Горки-Әмәт урманында урнашкан гомумшәһәр ярминкәсенең бер мәйданчыгында Казан
Мэры Илсур Метшин да булды.
Игелек ярминкәсе паркның бөтен территориясенә сузылган иде –
җәяүлеләр сукмакларыннан алып сәхнәдән ерак түгел күптөрле сәүдә рәтләре
урнаштырылды. Хәйрия ярминкәсендә һәркем дә тәм-томнар һәм үзенчәлекле, эксклюзив
кул эшләнмәләре ала алды. Горки-Әмәт урманындагы ярминкәгә 15 меңләп кеше
килде.
Илсур Метшин ярминкәнең башка катнашучылары белән бергә
сәүдә рәтләре буенча йөрде. Мәктәп укучыларыннан кулдан эшләнгән берничә
картина, шулай ук сувенир һәм уенчыклар сатып алды. Моннан кала, ТР башкаласы
җитәкчесе “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”ндә укучыларының эшләре белән катнашкан мәктәп
һәм интернат-йортларга, хәйрия фондларына “ярдәм күрсәтте”.
Игелек бәйрәме татар эстрадасы йолдызлары, Казанның яшьләр
музыка коллективлары башкаруындагы концерт программасы белән үрелеп барды.
“Ярминкәдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт, әлеге
акчалар мохтаҗларга юлланачак. Балаларның күзләрендә изгелек эшләргә теләкләрен
күрү мөһим. Бу – безнең өчен төп уңыш һәм төп нәтиҗә. Мондый чаралар традициягә
әйләнсен иде, изгелек эшләү теләге әти-әниләрдән балаларга, балалардан
оныкларга күчсә иде, һәм мәрхәмәтле Казанда бергәләшеп яшәсәк иде”, - дип
тәэсирләре белән бүлеште Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.