Казанда С.Рахманинов исемендәге VII Халыкара “Ак сирень” фестивале тәмамланды
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында Сергей Рахманинов исемендәге VII Халыкара
“Ак сирень” фестивале узды, аның кысаларында Казанда дүрт концерт оештырылды. Шәһәрнең
иң төп музыкаль вакыйгаларының финал концертында тормыш иптәше белән Казан Мэры
Илсур Метшин да булды.
Традиция буенча Россиянең атказанган артисты, дирижер
Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры
һәм пианист-виртуоз, РФ халык артисты Денис Мацуев фестивальнең төп геройлары
булды.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Рахманинов исемендәге VII Халыкара
“Ак сирень” фестивале Татарстан башкаласында 2011 елдан бирле уздырылып килә. Композиторның
иҗатын популярлаштыру музыкаль форумның төп максаты булып тора.