Ял көннәрендә Казан Мэры Илсур Метшин “Смена” җәйге китап
фестивалендә булды, ул беренче мәртәбә ачык мәйданчыкта – “Черек күл” паркында
узды.
Илсур Метшин китап ярминкәсендә тәкъдим ителгән ассортиментны
карады һәм берничә балалар китабы сатып алды. Мэр билгеләп үткәнчә, китаплар кече
малае белән йоклар алдыннан укыр өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
Шәһәр башлыгы сатып алган китаплар арасында балалар өчен
“Татар орнаменты” дип аталган берничә буяу китабы, Г.Тукайның “Кырлай
әкиятләре”, Мария Пономаренконың “Тайны глобуса Блау”, Евгения Калмыкованың
“Николай Пирогов. Великий хирург” һ.б. китаплар бар иде.
“Төрле яшьтәге казанлыларны күрәбез – биредә кечесен дә,
яшьләрне дә, өлкән буын вәкилләрен дә очратырга мөмкин. Казанлыларның китапка
булган мәхәббәтләрен күргәч, күңел шатлана, йөрәк җырлый”, - дип тәэсирләре
белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Китап ярминкәсе фестивальнең төп мәйданчыгы булды, биредә
80-нән артык мөстәкыйль нәшрият, кибет һәм китап сата торган оешмалар катнашты.
Ул паркның үзәк өлешендә урнашты. Күптөрле китаплар арасыннан балалар китапларын
да, фәнни һәм матур әдәбият китапларын да табарга мөмкин иде.