Илсур Метшин V республика ифтарында катнашты
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды.
15-нче июнь Казанда V республика ифтары узды. Чарада ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР
Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
сәламәтлекне саклау министры Гадел Вафин, республика халкы һәм дин әһелләре
катнаштылар.
10 мең кешене үз эченә җыйган чара Казан теннис
академиясендә узды.
Дини чара Коръән сүрәләрен укудан башланды. Соңыннан намаз
укылды, һәм авыз ачу мәҗлесе үтте. Меню үз эченә пылау, кипкән җиләк-җимеш, ит
һәм яшелчәларне, камыр ризыкларын һәм конфетларны алган иде.
Исегезгә төшерәбез, республика ифтары Татарстанда 2011 елдан
бирле уздырылып килә.