(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Кичә “Казан Арена”
стадионында узган Португалиягә каршы Мексика матчы 2:2 нәтиҗәсе белән тәмамланды.
Уенны 34 мең 372 кеше карага килде. Әлеге уенны Казан Мэры Илсур Метшин да
карап кайтты.
Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Казанда
Конфедерацияләр кубогын оештыру FIFA президенты Джанни Инфантино һәм танылган
португалия футболчысы Криштиану Роналду тарафыннан югары бәяләнде.
Казан Мэры сүзе буенча, Джанни Инфантино “Казан Арена”
стадионының кубокка югары әзерлеген билгеләп узды, ә Португалиянең Футбол
федерациясе президенты Фернанду Гомеш тренировка базаларының инфраструктурасына
һәм әзерлегенә игътибар итте.
Шулай ук, шәһәр башлыгы танылган Португалия футболчысы
Криштиану Роналду белән очрашуы турында сөйләде. “Португалия футболчылары
безнең җанатарларның кунакчылыгын мактады. Бәйрәм башлана гына. Аның
нәтиҗәләрен без 28-нче июньнән соң билгеләрбез”, - диде И.Метшин.
Конфедерацияләр кубогының киләсе матчы “Казан Арена”
стадионында 22-нче июнь көнне узачак. Кырда Алмания белән Чили җыелма
командалары каршылашачак. 24-нче июньдә Казанда Россия белән Мексика матчы, ә
28-нче июньдә Казан стадионында ярым финал матчы узачак.