(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август, Алсу Сафина). Казан Мэры
Илсур Метшин “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданда уза торган “Чәчәк
фестивален” карап кайтты. Фестивальдә 11 чәчәк композициясе тәкъдим ителде. Әлеге
композицияләр ландшафт фирмалары, үсемлек питомниклары, торак-коммуналь өлкә
предприятиеләре белгечләре тарафыннан ясалды.
“Ариадна җебе” лабиринты”, “Йөрәк”, “Бишенче фасад”, “Ел
фасыллары”, “Романтик агач” композицияләре уникаль. Аларны ясау өчен авторлар
чәчәкләр, арт-объектлар, корылмалар, бизәү элементлары кулланган. Мәсәлән, “Le
Figaro” композициясе зур букет формасында эшләнгән. Мэрга әлеге идея бик ошады.
Композиция авторлары белән әңгәмә барышында Мэр мондый букетлар башкалабызны
икенче елга бизи алачаклар, дип искәртте. Ә чәчәк бәйләмнәренең төргәкләрен
мундиальдә катнаша торган илләр флаглары төсләренә буяп була.
Фестиваль мәйданчыгы җәяүлеләр өчен юллар белән
җиһазландырылган, биредә эскәмияләр, гамаклар, яна торган күбәләкләр, көзге
лабиринты, ял урыннары урнаштырылган. Шулай ук, быел мәйданда селфи өчен кичке
утлар белән ясалган декоратив дивар куелды.
Бу көнне фестивальдә казанлылар өчен концерт программасы,
диджей Лилуның диджей сеты һәм төрле мастер-класслар оештырылды. Фестиваль
мәйданына керү урынында тавыш оркестры урнашты. Балалар төрле музыка кораллары
ярдәмендә “кояшны чакырып” музыкаль композиция башкардылар. Икенче мәйданда
кояшлы көнгә шатланып, бал кортлары костюмарында балалар чабышып йорде. Мэр
белән сөйләшкәндә алар аңа җәйге ялларын ничек уздырулары хакында сөйләделәр.
Исегезгә төшерик, “Чәчәк фестивале” мәйданчыгы шәһәрлеләр
һәм шәһәр кунаклары өчен ачык. Үткән атнадан “Әкият” курчак теартры каршындагы
скверда “Мәдәни мохит” проекты кысаларында төрле чаралар уздырыла.