(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Антон Ноздрин, Михаил
Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин Аксенов бакчасында яңа арт-объект ачылу
тантанасында катнашты. Язучының дуслары бүләк иткән чүкеп ясалган урындыклар - “Метрополь”,
“Ква-ква” һәм “Младший брат” – Аксенов бакчасының аллеясы азагында “Мир” кинотеатрына
каршы якта урнаштырылды.
Арт-объектның һәрберсе Аксенов турында хатирәләрне символлаштыра.
“Метрополь” урындыгы Попов белән Аксенов чыгарган шул исемдәге альманах
хөрмәтенә аталган. “Мой младший брат”, Александр Кабаков бүләге, Аксеновның
“Йолдызлы билет” повесте сюжеты буенча төшерелгән фильм хөрмәтенә шулай
аталган. Ә Ирина Барметова бүләк иткән “Ква-ква” кәнәфие – “Москва-ква-ква”
исемле китабы хөрмәтенә шулай аталган.
Илсур Метшин әдәбиятчыларга рәхмәтен белдерде һәм фестиваль
уздырган елларда аның рухын саклап кала алдык, дип ассызыклап үтте. “Василий
Павлович миңа нафталин кирәкми, яшьләрнең, мөмкинлекләрнең күбрәк булуы кирәк,
дия иде. Мин болар барысы да дәвам итүенә бик шатмын”, - диде ул.
Шәһәр башлыгы “Аксенов-фест” киләчәктә дә яңа исемнәр
ачачагына, яңа һәм элеккеге дусларны бер урында җыячагына ышанычын белдерде. “Василий
Павлович – минем йөрәктә аерым алтын бит. Ул зур йөрәкле, планетар масштаблы
кеше иде. Мин Казанда шундый фестиваль
уздырылуына шатмын. Киләчәктә дә аның исеме безнең йөрәкләрдә мәңгелеккә
саклансын өчен барысын да эшләячәкбез”, - диде шәһәр башлыгы.
Арт-объект презентациясеннән тыш, Аксенов бакчасында бәйрәм концерты үтте.
Биредә “Аксенов-фестта” катнашучылар чыгыш ясады.