Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанда “Җыр бәйрәмендә” “Турецкий хоры” белән җырладылар
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы августа, Михаил Ченцов). ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнеханов һәм
Казан Мэры Илсур Метшин Республик акөне һәм Шәһәр көне уңаеннан “Казан” Гаилә
үзәге каршындагы мәйданчыкта уздырылган “Җыр бәйрәме” концертында булдылар. Республика
һәм шәһәр башлыклары “Турецкий хоры” һәм шәһәрлеләр белән бергә “Надежда” җырын
җырладылар.
Соңрак сәхнәгә “Турецкий
хоры” чыкты. Аның “Җыр бәйрәме” проектын халыкчан караоке дип атарга мөмкин. Кичә
буе казанлылар хорга кушылып җырлап утырды. Кунаклар өчен “Soprano Турецкого”
хатын-кызлар коллективы да чыгыш ясады. Алар казанлылар белән бергә рус, инглиз
һәм итальян телләрендә җырладылар. Иң зур бүләк булып “Турецкий хоры”
башкаруында “Туган тел” җыры торды.
Салкынча булуга
карамастан, күп кенә казанлы үхләренең кичләрен музыка белән үткәрергә килгән.
"Турецкий хорының” тере тавышын ишетергә бик шатмын, экран аша алар башка
төрле кебек иде”, - дип фикерләре белән уртаклашты яшь пар Айдар һәм Рузанна
Ибраһимовлар.