(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче сентябрь). Халыкара хәйриячелек көнендә Казан Мэры Илсур Метшин
шәһәрнең Идел буе районының 83 номерлы физика-математика лицеенда 1 “А”
классында Игелек дәресе уздырды. Укучылар шәһәр башлыгына үзләре башкарган һәм
Игелекле эшләр көндәлегенә язып куйган игелекле эшләр турында сөйләделәр. Мэр
балаларга булачак шәһәр Игелек ярминкәсе турныда сөйләде һәм көнне елмаеп,
әти-әниләргә яхшы мөнәсәбәттән башларга киңәш итте.
Игелек дәресләре
Казанда икенче ел, “Игелекле Казан” шәһәр проекты кысаларында уздырыла торган
көзге Игелек атнасы вакытында, уздырыла. Быел барлык мәктәпләрдә дә Игелек
дәресләрен спортчылар, артистлар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре үткәрделәр.
Алар арасында: “Ак Барс” хоккейчылары Владимир Ткачев, Андрей Чебышев һәм
Станислав Галеев; “Голос” тамашасы финалисты,ТР атказанган артисты Эльмира
Кәлимуллина; “Мотиватика” шәхси үсеш өчен мохит җитәкчесе Анастасия Фәттахова;
“Татарстан” телеканалы алып баручысы Лилия Галимова; Беренче каналның Казандагы
шәхси корреспонденты Светлана Костина; “Инде” интернет-журналының редакция
директоры Юлия Туранова; “БИМ-радио” алып баручылары Валерия Бутрова, Артем Рычев
һәм Айрат Загриев.
Игелек дәресе
вакытында Илсур Метшин балалардан җәй көннәрендә аларның нинди игелекле эшләр
башкарулары турында кызыксынды. Һәр 38 укучы шәһәр башлыгына үзенең игелекле
эшләрен сөйләргә әзер иде. Мәсәлән, Самирә Хөснуллова абыйсы белән агачлар
утырткан, Карина Симакова әти-әнисе белән бакчада эшләгән, Влад Токарев, Артур
Гарифуллин һәм Ислам Катин әниләренә өй җыештыруда ярдәм иткәннәр. Ә Ярослав Каперский шәһәр
башлыгына көндәлекне игелекле эшләр белән тутырып бетерергә вәгъдә итте.
“Игелекле эшләр
кылырга авыр түгел, зур теләк кенә кирәк, мин сездә андый теләк барлыгын күрәм.
Сезнең өчен бик шатмын. Бернече көн, беренче сыйныфтан башлап игелекле эшләр
кыласыз икән, шәһәребез дә иң яхшысы булачак”, - диде Илсур Метшин һәм
укучыларга көнне елмаеп, әти-әниләргә яхшы мөнәсәбәттән башларга киңәш итте.
Казан Мэры
укучыларны Игелек ярминкәсенә чакырды. “Сездән ерак түгел, Горки-Әмәт
урманында, Игелек ярминкәсе узачак. Анда әти-әниләрегез , әби-бабаларыгыз белән
килегез, шунда сезнең белән очрашырбыз. Сез киләсезме?”, - дип сорады шәһәр
башлыгы. Укучылар “Әйе” дип җавап бирделәр.
Төрле мәктәпләрдә
Игелек дәресләрен Казан Мэриясенең башка вәкилләре дә үткәрде. Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов үзе укыган 122 номерлы гимназиядә,
Казанның беренче вице-мэры Евгения Лодвигова 64 номерлы мәктәптә дәрес
бирделәр. Әлеге акциягәбалалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат
Фәизов, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова, Парклар һәм
скверлар дирекциясе директоры Алсу Карякина кушылдылар. Игелек турында шулай ук
шәһәрнең эре хәйрия фондлары җитәкчеләре дә сөйләделәр. 98-нче мәктәпнең 4
сыйныф укучыларына Игелек дәресен “Помоги дворняге” хәйриячелек фонды
волонтерлары үткәрде. “Плюс 1” хәйриячелек проекты вәкиле Гөлнара Галимова
54-нче мәктәпкә барды. “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды Рөстәм Хәсәнов 177
мәктәптә, “Дом Роналда Макдоналда” гаилә кунакханәсе директоры Юлия Маркова 22
номерлы Мәгариф үзәгендә, “DonorSearch” донорлар каны социаль челтәре проекты
авторы һәм җитәкчесе Руслан Шекуров 151 номерлы мәктәптә булдылар. Акциядә шулай
ук “Мамы Казани”, “В твою пользу” фондлары, “ТР күп балалы гаиләләре” төбәк
җәмәгатҗ оешмасы һ.б. катнашты.