(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы сентябрь). “Химиклар” мәдәният сарае янында үткән хәйрия
ярминкәсендә Казан Мэры Илсур Метшин булды. “Наратлык” паркында балалар ясаган
эшләнмәләрне алып, укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең
игелекле башлангычларына булышлык итәргә мөмкин иде. Бу мәйданчык белән бер
вакытта хәйрия ярминкәләре “Континет” паркында, Горки-Әмәт урманында, Горький
ис.паркта узды. “Черек күл” паркында I хәйрия базары “Ярдәм bazaar” үтте.
Берничә мең
шәһәрле җыелган “Наратлык” паркы территориясе берничә зонага бүленде. Мәсәлән,
паркка керү янында берничә фотозона урнашкан иде. Фотозоналардан читтәрәк төрле
мастер-классларда катнашырга мөмкин иде. Сәхнәдә районнарның иҗади
коллективлары чыгыш ясады.
Шул ук вакытта
ярминкәдә актив рәвештә сәүдә барды. Ярминкәдә кулдан ясалган бизәнү әйберләре,
бәйләнгән әйберләр сатылды. Шунда ук бакчалардан сезонлы яшелчәләр, пешерелгән
камыр ризыклары тәкъдим иттеләр.
Кунакларның игътибарын
агач эшләнмәләре белән стенд җәлеп итте. Мәсәлән, Илсур Метшин биредә агачтан
ясалган такта сатып алды. Соңрак билгеле булганча, бу тактаның “тарихы” бар. Ул
“Папа в деле” проекты ярдәмендә барлыкка килгән. Проектка 34-нче мәктәпнең 11
сыйныф укучысы Рамил Заһидуллин старт биргән. Ул В.П.Чкалов исемендәге балалар
техник иҗаты шәһәр үзәгендә шөгыльләнә. Әтисе белән бергә ул лазер станогында
берничә агач эшләнмәсе ясаган. Заһидуллиннар башлап җибәргән эшкә 2-нче
лицей-интарнат укучылары да әтиләре белән бергә кушыла. Шулай итеп, ярминкәдә
күп төрле кызыклы агач әйберләр барлыкка килә.
Казан Мэры
ярминкә кунакларын – укучыларны, педагогларны, ата-аналарны, шәһәрлеләрне – сәламләде.
Сүз уңаеннан, Казан мәктәпләренең берсендә туган әлеге проект берничә мең кеше
катнашкан зур шәһәр ярминкәсенә әверелде.
“Бүген Казанда
Игелек ярминкәләре уза. Без озак түгел генә бу эшне аерым мәктәптә башладык. Ә бүгенге
кояшлы көндә шәһәрнең барлык мәктәпләре дә ярминкәгә чыкты”, - дип билгеләде
И.Метшин. Аерым рәхмәт сүзләре мәктәп укытучылары, директорлар һәм ата-аналар
исеменә әйтелде.
“Игелек кылыгыз,
яхшы булыгыз һәм якыннарыгыз турында кайгыртыгыз”, - дип теләде И.Метшин
ярминкәгә җыелган кешеләргә.