(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче октябрь). Татарстан башкаласында С.Сәйдәшев исемендәге Зур
концертлар залында ел саен уздырыла торган “Денис Мацуев дусларында кунакта”
музыка фестивале старт алды. Казан Мэры Илсур Метшин гаиләсе белән беренче концерт
кичәсенең кунагы булды.
Фестивальнең
беренче көнендә, Казан тамашачылары өчен Р. Штраус оркестры белән виолончель
өчен “Дон Кихот” симфоник поэмасы, фортепиано белән П. Чайковский оркестры өчен
Концерт №3, фортепиано белән В. Лютославский оркестры өчен Паганини темасына
Вариацияләр, Р.Щедрин оркестры белән фортепиано өчен Концерт №2 әсәрләре яңгырады.
Аларның күбесе беренче тапкыр уйнала. Солистлар – Денис Мацуев һәм Сергей
Словачевский. Концерт уңышлы үтте – шәһәрлеләр һәм кунаклар виртуоз пианистның
сәләтен чираттагы тапкыр тиешенчә бәяләделәр.
Аерым игътибарга “Яңа
исемнәр” төбәкара хәйрия фонды стипендиатлары концерты лаек. Ул фестивальнең
икенче көнендә – 15 октябрьдә 14.00 сәгатьтә башланачак. Фондың бурычы –
мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь сәләтләргә ярдәм күрсәтү. Сайлау туры
җиңүчеләренә җәйге иҗади мәктәптә катнашу мөмкинлеге бирә торган
сертификатларны фонд директоры Денис Мацуев һһәм ТР ДСО сәнгать җитәкчесе
Александр Сладковский тапшырачак.
Искәртеп үтәбез,
фестиваль Россиянең халык артисты, ТР ДСО сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры
Александр Сладковский, күренекле пианист һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең
халык артисты Денис Мацуев белән берлектә, оештырылды.
Маэстро
Сладковский, ТР ДСО һәм виртуоз пианистның 6 сезон дәвам иткән иҗади хезмәттәшлеге
вакытында 30 концерт куелган, шул исәптән Ф.Лист, П.Чайковскийның фортепиано
концертларының тулы циклы.