Илсур Метшин хатыны белән "Миркәй белән Айсылу" спектакле премьерасында булды
Денис Гордийко фотосы
StartFragment
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Миркәй белән Айсылу” спектакленең премьерасы үтте. Кунаклар арасында хатыны белән Казан Мэры Илсур Метшин бар иде.
Спектакль татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча куелган. Анда рәхимсез җәзаларга дучар ителгән гашыйкларның мәхәббәт тарихы сурәтләнә. Үз вакытында “Миркәй белән Айсылу” спектаклен Марсель Сәлимҗанов куя. Ярты гасырдан соң пьесага яшь режиссер Илгиз Зәйниев алына. Тамашачылар премьераны җылы кабул итте һәм актерлар уенын югары бәяләде.
Спектакль алдыннан театр сәнгате өлкәсендәге Марсель Сәлимҗанов исемендәге II Республика премиясе тапшырылды. С.Амутбаев ис. Минзәлә театры директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймарданов, Казан дәүләт яшь тамашачы театры коллективы һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмидуллин премия лауреатлары булдылар.
EndFragment