(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы гыйнвар, Екатерина Виславская). Кичә Казанда ТАССР халык
артисты, РСФСР атказанган артисты, Г.Тукай ис. ТР Дәүләт премиясе лауреаты
Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе узды. Артистның иҗатын яратучылар һәм
сәхнәдәшләре татар эстрадасы йолдызының тууына 85 ел тулу уңаеннан оештырылган
концертка Татар дәүләт филармониясендә җыелдылар.
Чара артистлар
инициативасы белән ТР Мәдәният мигистрлыгы һәм филармония көчләре ярдәмендә оештырылды.
Тамашачылар залында җырчылар, театр артистлары, әдипләр, шул исәптән артист
Равил Шәрәфиев, опера җырчылары Венера Ганиева һәм Зилә Сөнгатуллина, башкаручылар
Рөстәм Маликов һәм Рөстәм Закиров, язучылар Ләбиб Лерон, Рабит Батулла һәм
Вахит Имамов, музыкант Айдар Фәйзрахманов бар иде. Концертта шулай ук ТР Премьер-министр
урынбасары Вәсил Шәйхразиев, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат
Сибагатуллин һ.б. булды. Артистны искә алырга аның кызлары Гүзәл Авзалова һәм
Зөлфия Нигъмәтҗанова килде.
Бу кичне сәхнәдән
Ә.Авзалова репертуарыннан җырлар һәм аның 85 яшьлек юбилее хөрмәтенә
композицияләр яңгырады. Сәхнәгә “Казан егетләре”, “Артур-Марат” дуэты, Айдар
Галимов һәм Салават Фәтхетдинов кебек танылган артистлар гына түгел, яшь
башкаручылар да чыкты.
“Артистның иҗатын
яратучылар да, сәхнәдәшләре дә килде. Бу бик мөһим, әлеге концерт татар мәдәни
җәмәгатьчелеген берләштергән вакыйга булды, - дип билгеләп үтте Казанның
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. – Әлфия Авзалова арабыздан китсә дә,
ул эстраданың күренекле кешесе һәм чын мәгънәсендә халык артисты булып кала
бирә”.
Белешмә
Әлфия Авзалова –
Татар АССР атказанган артисты, Татар АССР халык артисты, РСФСР атказанган
артисты, Г.Тукай ис. ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Ул “Татарстан Республикасы
каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән. Габдулла Тукай
исемендәге Татар дәүләт филармонииясендә һәм “Казан утлары” эстрада инструменталь
ансамблендә эшләү аркылы таныла. Аның хөрмәтенә “Моң патшабикәсе” (“Царица
песни”) документаль фильм төшерелде, премьера 2010 елда булды. Әлфия Авзалова
озакка сузылган авырудан соң 2017 елның июнендә дөньядан китә.