StartFragment
Бүген Казанда «Мирас» стадионында 2009-2010 елларда туган балалар арасында җәйге футбол сезонын ачу Кубогы узды. Быел ул шул ук исемдәге спорт мәктәбенең 30 еллыгына багышланган. Матчларда җиңү өчен стадионда 36 команда – 9-10 яшьлек 600-дән артык бала көч сынашты.
Казан Мэры Илсур Метшин Кубокта катнашучыларга футболчылар паспортын тапшырды. «Киләчәктә үз мәктәбебезне, үз районыбызны, Казан, Татарстан һәм Россия данын футбол кырларында танытачак яңа футболчыларны сәламләвебезгә шатбыз. Футбол – ул искиткеч спорт төре, футболны яратыгыз, шөгыльләнегез һәм тренерларның барлык кушканнарын башкарыгыз», – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин яшь спортчыларга.
Шәһәр башлыгы шулай ук «Мирас» футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләрен һәм тәрбияләнүчеләрен мәктәпнең 30 еллыгы белән котлады һәм директорга спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды. «Ихлас күңелдән бирелеп эшләвегез, балаларны тәрбияләвегез, аларда иң яхшы сыйфатлар булдыруыгыз өчен укытучыларга, тренерларга рәхмәт белдерәм. Футбол – команда уены, һәм хәзер командада булырга өйрәнәчәк балаларга бу алга таба да ярдәм итәчәк. Уңышлар сезгә! Иң көчлеләр җиңсен!» – теләде шәһәр башлыгы.
Яңа җәйге футбол сезоны Илсур Метшин һәм ТР Футбол федерациясе президенты Александр Гусевның капкага символик рәвештә туп кертүләре белән старт алды.
Турнир нәтиҗәләре буенча ике яшь категориясендә дә «Рубин» футбол командасы академиясендә тәрбияләнүчеләр җиңүче булды. Команда кыйммәтле бүләк, шулай ук Казан Мэры һәм ТР Футбол федерациясе президенты автографлары белән туплар алды.
EndFragment