Илсур Метшин Moscow Urban Forum халыкара форумында шәһәр
тирәлеген формалаштыруда баш архитекторларның роленә багышланган түгәрәк өстәл
кысаларында Казанның баш архитекторы вазифасына ачык сайлап алу турында игълан
итте һәм анда Россия һәм чит ил белгечләрен катнашырга чакырды.
Казан Мэры шәһәр тирәлеген һәм иҗтимагый киңлекне үстерү
мәсьәләләре турыдан-туры баш архитектор эшенә бәйле, ә аның үз эше барышында
кабул итә торган карарларының шәһәрләрнең тышкы йөзен формалаштыру нигезенә
салынуын ассызыклады. «Нәрсә ул шәһәр? Бу 360 градуслы әйләнеш, һәм бер генә
градус та биредә икенче дәрәҗәдәге була алмый. Барысы да мөһим: сәламәтлек
саклау, мәдәният, мәгариф, җәмәгать транспорты. Әгәр кайбер өлкәләрдәге
карарлар төзәтелергә мөмкин булса, архитектор каләменнән чыккан бар нәрсә дә
шәһәр үсешен күп елларга алдан билгели, - диде И.Метшин. - Бу теләсә кайсы Мэр
командасында төп фигура. Шәһәр – сәгать белән чагыштырырлык катлаулы механизм,
һәм анда архитектор минутлар теле кебек, ул киләчәкне күрсәтә».
Шәһәр башлыгы Moscow Urban Forum – «илнең һәм чит
илләрнең көче вазифасына» сайлап алуда катнашырга чакыру өчен менә дигән
мәйданчык, дип билгеләп үтте. «Без иң кыю, яңа идеяләргә ачыкбыз. Казан бүген
Россиянең иң яхшы шәһәрләре артыннан актив үсеш ала, һәм без Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә шундый планнар төзибез ки, аларда баш
архитектор роле бик мөһим булачак. Без, Татарстан башкаласы, архитектура
идеяләре вулканы булырга вәгъдә итәбез», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.