И.Метшин WorldSkills чемпионаты алдыннан: «Без барыбыз да чемпионатка әзербез»
Марат Мөгыйнов фотосы
Казан Мэры Илсур Метшин һөнәри осталык
буенча WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын ачу тантанасы репетициясендә булып
кайтты. Казанның хореография ансамбльләренең 300 иң яхшы биючесе
хореограф-куючы Жанна Шмакова җитәкчелегендә көнгә алтышар сәгать Ленин мәдәният
йортында шөгыльләнә.
Чемпионатны ачу тантанасы бик зур булырга
охшаган. Театральләштерелгән тамашаның кунаклары үзләре үк югары технологияләр
ярдәмендә осталык үрләрен яулаучы кешеләр турында сөйли торган тамашада катнаша
алачак. Профессионалларның үсеш юлы тарихы бию теле аша җиткереләчәк.
Казан Мэры киләсе чемпионатның мөһимлеген
ассызыклады һәм артистлар арасында инде берничә тапкыр дөньякүләм масштабтагы
вакыйгаларда – 2013 елгы Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионаты һәм Футбол буенча дөнья чемпионатында чыгыш ясаучылар барлыгын
билгеләп үтте. «Мин таныш йөзләрне, бергәләшеп инде берничә зур чараны уздырган
кешеләрне күрүемә бик шатмын. Шунысы мөһим: без чираттагы дөньякүләм вакыйганы
иҗади көчебез белән әзерлибез. Без барыбыз да әлеге вакыйганы югары дәрәҗәдә
үткәрергә әзербез», – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин артистларга.
Шәһәр башлыгы Казанның чемпионатны үткәрүгә
әзер булуын да өстәде. «Без фикердәшләр командасы белән эшлибез. Зур четерекле
оештыру эше үзенең финал стадиясенә җитте, һәм без инде тулысынча әзербез.
Оештыручыларның зур командасы тарафыннан камилләштерелә һәм эшләнеп җиткерелә
торган соңгы штрихларны төгәллибез», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.